В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Теплоходлар «Казан» гаилә үзәге янындагы причалдан кузгалачак, ә сәяхәт үзе 40 минут дәвам итәчәк.
Фото: Денис Гордийко
Теплоходлар көн саен 11:00, 12:00, 15:00, 16:00 17:00 сәгатьтә «Казан» гаилә үзәге янындагы причалдан кузгалачак, экскурсия 40 минут дәвам итәчәк. «Сәяхәт вакытында Казанның елгасы белән хозурланып кына калмыйча, ярты гасыр элек Казансу нинди булганлыгы, шәһәр читендәге елга ярларын күпме күперләр тоташтырганлыгы, якын киләчәктә бу территорияләрне нинди төзекләндерү көтүе турында да белеп булачак», – дип сөйләде Дарья Санникова. Экскурсияне «Лидер Казан» туроператоры үткәрә, язылу +7(800)700-15-91 телефоны буенча башкарыла.
Дарья Санникова комитет елга туризмын популярлаштыру буенча эшне дәвам итәчәклеген ассызыклады, әмма, аның фикеренчә, шәһәрнең яр буе инфраструктурасын үстерергә кирәк – судноларны ярда куркынычсыз һәм уңайлы кабул итәргә мөмкинлек бирүче объектлар җитми. «Казанда шәхси елга туризмы өлкәсендә судноны сатып алу белән бәйле проблемалар тумаячак, әмма аны карап тоту һәм хезмәт күрсәтү кыенлашачак. Шулай итеп, тукталыш урыннары һәм хезмәт күрсәтү урыннарының дефициты турында әйтергә мөмкин», – диде ул.
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров билгеләп үткәнчә, елга туризмы тармагын үстерү өчен җитди үзгәрешләр кирәк. Әмма инде бүген үк сәфәрләрне оештырганда пассажирларның куркынычсызлыгын тәэмин итү мөһим. Ул комитетка Кече көймәләр буенча дәүләт инспекциясе белән берлектә оештыру мәсьәләсен җентекләп тикшерергә кушты. «Чыннан да әлеге идея матур. Безнең күптәнге хыялыбыз тормышка аша: ничек кенә сәер тоелмасын, без шәһәрлеләр һәм кунаклар өчен Казансу һәм Иделне яңадан ачабыз», – диде ул.