Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.08.2022, 11:12

ТР башкаласында Казансу буйлап елга трамвайчикларында экскурсияләр башланды

Теплоходлар «Казан» гаилә үзәге янындагы причалдан кузгалачак, ә сәяхәт үзе 40 минут дәвам итәчәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче август, Зилә Гайфи). Татарстан башкаласында бүгенге көннән елга трамвайчигында Казансу буенча экскурсияләр эшли башлады. Маршрутта уңайлы «Вдохновение» теплоходлары эшли. Бу хакта бүген Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбе вакытында Казанның Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова хәбәр итте.

Теплоходлар көн саен 11:00, 12:00, 15:00, 16:00 17:00 сәгатьтә «Казан» гаилә үзәге янындагы причалдан кузгалачак, экскурсия 40 минут дәвам итәчәк. «Сәяхәт вакытында Казанның елгасы белән хозурланып кына калмыйча, ярты гасыр элек Казансу нинди булганлыгы, шәһәр читендәге елга ярларын күпме күперләр тоташтырганлыгы, якын киләчәктә бу территорияләрне нинди төзекләндерү көтүе турында да белеп булачак», – дип сөйләде Дарья Санникова. Экскурсияне «Лидер Казан» туроператоры үткәрә, язылу +7(800)700-15-91 телефоны буенча башкарыла.

Дарья Санникова комитет елга туризмын популярлаштыру буенча эшне дәвам итәчәклеген ассызыклады, әмма, аның фикеренчә, шәһәрнең яр буе инфраструктурасын үстерергә кирәк – судноларны ярда куркынычсыз һәм уңайлы кабул итәргә мөмкинлек бирүче объектлар җитми. «Казанда шәхси елга туризмы өлкәсендә судноны сатып алу белән бәйле проблемалар тумаячак, әмма аны карап тоту һәм хезмәт күрсәтү кыенлашачак. Шулай итеп, тукталыш урыннары һәм хезмәт күрсәтү урыннарының дефициты турында әйтергә мөмкин», – диде ул.

Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров билгеләп үткәнчә, елга туризмы тармагын үстерү өчен җитди үзгәрешләр кирәк. Әмма инде бүген үк сәфәрләрне оештырганда пассажирларның куркынычсызлыгын тәэмин итү мөһим. Ул комитетка Кече көймәләр буенча дәүләт инспекциясе белән берлектә оештыру мәсьәләсен җентекләп тикшерергә кушты. «Чыннан да әлеге идея матур. Безнең күптәнге хыялыбыз тормышка аша: ничек кенә сәер тоелмасын, без шәһәрлеләр һәм кунаклар өчен Казансу һәм Иделне яңадан ачабыз», – диде ул.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 08.08.2022
Видеорепортаж
08.08.2022 11:18
ТР башкаласында Казансу буйлап елга трамвайчикларында экскурсияләр башланды
Барлык яңалыклар