В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сәбәбе Чехов урамында суүткәргеч чыгару эшләрен башкару булды
Казанда 27 сентябрьдән 22, 28а, 30, 54, 89 номерлы автобуслар хәрәкәте схемасы вакытлыча үзгәрәчәк. Бу Чехов урамында суүткәргеч чыгару эшләре белән бәйле.
Иҗтимагый транспорт Николай Ершов урамы маршруты буенча барачак – Вишневский урамындагы съезд – Лейтенант Шмидт урамы – Чехов урамы һәм алга таба маршрут буенча. Хәрәкәт схемасында үзгәрешләр эшләр тәмамланганчы гамәлдә, дип хәбәр иттеләр Казан транспорт комитеты.
Исегезгә төшерәбез, суүткәргеч чыгарылу сәбәпле, 27 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр Чехов урамы буенча 4 нче йорт янында һәм 2а корп.1 нче йорт янында транспорт хәрәкәте ябылачак.