В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гариза бирү кампаниясе алдагы көнне башланып китте, ул 29 нчы майга кадәр дәвам итәчәк.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче май). Казан метросының икенче линиясендәге 4 станциянең («ТАССРның 100 еллыгы», «Академия», «Зилант» һәм «Тулпар») интерьерларының иң яхшы концепциясенә бөтенроссия конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды. Гариза бирү кампаниясе алдагы көнне старт алды, ул 29 нчы майга кадәр дәвам итәчәк.
Конкурста юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр катнаша ала. Конкурсантлар проектлау өчен станцияләр санын үзе сайлый. Анкетаны тутырып, проектны сылтама буенча җибәрергә мөмкин.
Конкурсның таләпләре һәм шартлары белән тулырак Нигезләмәдә һәм Конкурсның төп параметрларында танышырга була.
Жюри составына Казан Мэры, шәһәрнең баш архитекторы, башкарма хакимият органнары, Казан метрополитены, профессиональ архитектура берләшмәсе вәкилләре керәчәк.
Нәтиҗәләрне 3 нче июнь көнне матбугат конференциясендә игълан итәчәкләр. Метроның һәр станциясе буенча иң яхшы концепция авторы сайланачак. Җиңүчеләр 125 мең сум күләмендә акчалата бүләк алачак һәм проектны тормышка ашыру өчен проект һәм төзелеш эшләрен алып бару буенча контракт төзи алачак.
Казан метрополитены станцияләренең җәмәгать зоналары интерьерларының иң яхшы концепциясенә ачык бөтенроссия конкурсын Казан шәһәренең үсеш институты үткәрә.