В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чикләүләр 22 нче июньнең 22:00 сәгатькә тиклем булачак
«Казан ярминкәсе» янында вакыты-вакыты белән машина кую урыннарын ябарга мөмкиннәр. Карар РФ хөкүмәтенең рәсми спорт ярышларын уздыру турындагы карары нигезендә кабул ителде.
Шәһәр башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, 22:00 сәгатькә кадәр Оренбург тракты ягыннан күргәзмә үзәгенең парковкасында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк яки тыелачак.
Казандагы юлларда хәрәкәтне чикләү турындагы бөтен мәгълүмат KZN.RU махсус бүлегендә бастырылган.