В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Ике тапкыр туучылар» проекты Бөек Ватан сугышы елларында сарай-парк ансамбленең нинди булуы турында сөйли
Фото: ТР Милли музееның матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче октябрь). Евгений Баратынский музеенда «Ике тапкыр туучылар» күчмә күргәзмәсе ачылачак. Проектның төп экспонатлары – Бөек Ватан сугышы елларында Патша авылының сарай-парк ансамбле җимерелүенең шаһитлары картиналары.
Казанлылар Леонид Хижинский, Нина Веселова, Юрий Тулин һәм башка рәссамнарның акварель, графика һәм кулъязма материалларын күрәчәкләр. Әсәрләр сарайларны һәм павильоннарны бизәүнең чын фрагментларын тулыландырачак – аларны, җимерекләрдән җыеп, торгызу эшләре өчен саклаганнар. Күргәзмәдә «Царское Село» музей-тыюлыгы коллекциясеннән барлыгы йөзгә якын экспонат тәкъдим ителәчәк.
Проект 15 нче октябрьдә 15:00 сәгатьтә ачылачак. Эшләр белән 3 нче декабрьгә кадәр Горький урамы, 25 адресы буенча танышырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Милли музееның матбугат хезмәте.