Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.10.2019, 12:49

ТР башкаласында «Чәчәк ата торган Казан» һәм «Чәчәк фестивале» конкурсына йомгак ясалды

Иң яхшы эшләрне интернет-тавыш бирү барышында шәһәр халкы сайлады.

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче октябрь,  Ксения Швецова). Бүген Казан Ратушасында «Чәчәк ата торган Казан» һәм «Чәчәк фестивале» конкурсында җиңүчеләрне атадылар. Иң яхшы эшләрне интернет-тавыш бирү барышында шәһәр халкы сайлады. ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин җәй буе ишегалларын, биналарның фасадларын һәм предприятие янындагы территорияләрне бизәгән иң яхшы композиция авторларына бүләкләр тапшырды.

Тантанада катнашучыларны сәламләп, Мэр «Чәчәк ата торган Казан» конкурсы инде алтынчы ел уздырылуын искә төшерде. «Сезнең ярдәм белән безнең яраткан шәһәр матур гөлбакчага әверелә бар: үзенең матурлыгы белән куандыра, шәһәрлеләрнең һәм туристларның кәефен күтәрә», - дип мөрәҗәгать итте И.Метшин проектта катнашучыларга.

Проект елдан-ел үсеш ала бара, дип билгеләде Мэр. «Быел Казан территориясендә чәчәк түтәлләренең гомуми мәйданы 59 мең квадрат метр тәшкил итте, ә утыртылган чәчәкләрнең саны җиде миллионнан артып китте, – диде И.Метшин. – Бу купшы төсләр шәһәребезнең үзенчәлекле бизәкләре булды, шул исәптән WorldSkills чемпионатында катнашучылар һәм кунакларның да күңеленә хуш килде».

Гадәттәгечә зур чәчәк композицияләре үзләренә аерым игътибар җәлеп итте, дип өстәде шәһәр башлыгы. Аларның саны быел 24 булды, шул исәптән 11-е - яңа, алар арасында WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты талисманнары – Алмаз һәм Алтын да бар.

Конкурс программасында катнашу өчен профессиональ флористлар да, һәвәскәрләр дә гариза бирә алдылар. Быел конкурска барлыгы 308 гариза килгән, ә конкурсантлар  һәм ошаган объектлар өчен үз тавышларын 8499 кеше һәм шәһәр кунаклары биргән.

Конкурста катнашучылар өчен берничә номинация каралган иде. «Фасадны иң яхшы бизәү» номинациясендә беренче урынны «Европа плюс» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте коллективы алды. «Ишегалды территориясен иң яхшы бизәү» номинациясендә «Уңайлы йорт» идарәче компаниясе җиңде, ә «Оешма һәм предприятиеләр өчен тирә-юньне иң яхшы бизәү» номинациясендә ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы алдынгы булды.

Татар телендә белем бирә торган 3-нче номерлы гимназия «Белем бирү учреждениесе янындагы территорияне иң яхшы бизәү» номинациясендә беренче урынны алды, ә иң үзенчәлекле чәчәк композициясен «Горводзеленхоз» тресты» предприятиесе коллективы әзерләгән. Шәһәр мохитендә иң яхшы чәчәк кадрын Лилия Хәйруллина ясаган.

«Әкият» курчак театры каршындагы мәйдан республика башкаласының меңләгән халкы һәм кунаклары өчен иң популяр урын булды, биредә быел инде бишенче тапкыр «Чәчәк фестивале» үтте», - дип билгеләде Мэр. «Фестиваль узган мәйданда ландшафт сәнгатенең иң матур үрнәкләрен карап була иде, - диде ул. - Әлеге иҗатны дөньяның барлык кыйтгаларыннан килгән чит ил конкурсантлары һәм WorldSkills чемпионаты җанатарлары күрүе бигрәк тә яхшы булды». Фестиваль мәйданчыгында, узган елларны исәпкә алып, 23 мең квадрат метр мәйданда 32 чәчәк композициясе тәкъдим ителгән иде.

«Чәчәк фестивале» катнашучылары өчен конкурс биш номинация буенча үткәрелде. «Чүлмәк үсемлекләреннән чәчәк композицияләре» номинациясендә беренче урынны эшкуар Юлия Павленкога «Чәчәк кебек хисләр» композициясе өчен бирделәр. «Сервис торак комплексы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Триумф» эше фестивальнең иң яхшы күләмле композициясе булды.

«Уңайлы йорт» идарәче компаниясе оештырган «Әкияти вакыт» композициясе «Чәчәк вальсы» номинациясендә беренче урынны алды, ә «Кече бакча» номинациясендә «Ак болыт» композициясе җиңде, аның авторлары - «Гринстан» ландшафт компаниясе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хезмәткәрләре.

«Халык тавыш бирүе» номинациясендә беренче урынны «Горводзеленхоз» коллективының курчак театры каршындагы мәйданчыкта ясалган «Алисә могҗизалар илендә» композициясе алды.

«Чәчәкләрне төзекләндерүгә профессиональ флористлар һәм яшелләндерүчеләр генә түгел, предприятие, бизнес учреждениеләре, идарәче компанияләр, шулай ук битараф булмаган шәһәрлеләр дә өлеш кертә, - дип ассызыклады И.Метшин. - Һәркем эшкә иҗади, ихлас күңел белән якын килгән. Барыгызга да шәһәргә карата булган мәхәббәтегез һәм тормышыбызны матуррак итәргә тырышуыгыз, иҗатыгыз белән уртаклашуыгыз, кешеләргә шатлык бүләк итүегез өчен рәхмәт!».

Бүләкләү тантанасы яшь башкаручыларның бию һәм вокаль номерлары белән үрелеп барды һәи балалар арасында оештырылган Евровидение җиңүчесе Даяна Кириллова чыгышы белән тәмамланды.
Фоторепортаж
ТР башкаласында «Чәчәк ата торган Казан» һәм «Чәчәк фестивале» конкурсына йомгак ясалды
Видеорепортаж
17.10.2019 12:58
ТР башкаласында «Чәчәк ата торган Казан» һәм «Чәчәк фестивале» конкурсына йомгак ясалды
Барлык яңалыклар