В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чикләүләр Профсоюз, Кави Нәҗми, Муса Җәлил һәм Рәхмәтуллин урамнарына кагыла.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче август). Казанда 2022 елның июленә кадәр шәһәр үзәгендә берничә урам буенча хәрәкәт өлешчә чикләнәчәк. Тиешле документ шәһәр Башкарма комитетында имзаланды.
25-нче августтан 2022 елның 19-нчы июленә кадәр чикләүләр түбәндәге урамнарда гамәлдә булачак:
Профсоюз урамында, Муса Җәлил урамыннан Кави Нәҗми урамына кадәр участокта;
Кави Нәҗми, Профсоюз урамыннан алып Рәхмәтуллин урамына кадәр участокта;
Муса Җәлил урамындагы 2/18 номерлы бинага кадәр участокта;
Рәхмәтуллин, Кави Нәҗми урамыннан 2/18 номерлы бинага кадәр участокта.
Бу мәдәни мирас объектларын реконструкцияләү һәм реставрацияләү белән бәйле.