Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.11.2023, 12:55

ТР башкаласында Казан православие дини семинариясенең 300 еллыгын бәйрәм итәчәкләр

Шәһәрлеләр өчен тантаналы чаралар һәм гыйбадәтләр оештырыла

Фото: Казан епархиясе матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы ноябрь). Татарстан башкаласында 20 нче һәм 21 нче ноябрьдә Казан православие дини семинариясенә нигез салынуга 300 ел тулуга багышланган чаралар сериясе узачак.

Дүшәмбе көнне «Дин гыйлеме һәм дөньяви фәннәр: традицион һәм яңа бәйләнешләр» конференциясе узачак. Очрашу рухи мәктәп мирасына һәм дин тәгълиматы үсеше перспективаларына багышланачак. Конференция семинариядә була.

Сишәмбе көнне Богородица монастыреның Казан соборында шәһәр халкын литургия көтә. Чара 8:30 сәгатьтә башлана. Бәйрәм гыйбадәтләрен Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл үткәрәчәк.

Шулай ук 21 нче ноябрьдә министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, республиканың дин әһелләре, Татарстан митрополиясе руханилары һәм миряниннары ТР православие җәмәгатьчелегенең V форумында булачак. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашыр дип планлаштырыла.

Чаралар сериясе С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында музыкаль кичә белән тәмамланачак, дип хәбәр итте Казан епархиясенең матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, 1 нче декабрьгә кадәр ТР Милли китапханәсендә «Дини белем бирүнең гасырлар буе дәвам иткән традицияләре» күргәзмәсе эшли. Анда XVII–XX гасырларның сирәк китаплары һәм кулъязмалары тәкъдим ителгән.

Барлык яңалыклар