Стратегик сессияләрнең нәтиҗәләре 2025 елның февралендә «Казаныш» халыкара форумында тәкъдим ителәчәк
Татарстан башкаласында яр буе территорияләренең потенциалын үстерүгә багышланган ике стратегик сессия узды. Очрашуларда Казаннан һәм Россиянең башка шәһәрләреннән 80 гә якын эксперт катнашты.
«Хәзерге вакытта без «Казан – судагы шәһәр» концепциясен формалаштырабыз. Без безнең су ресурслары туристлык һәм рекреацион инфраструктураның һәркем файдалана алырлык булуы һәм сыйфаты ягыннан әле ахыргача ачылмаганлыгын аңлыйбыз. Шуңа күрә концепцияне эшләү кысаларында безгә белгечләр белән бергә Иделнең һәм күп күлләрнең потенциалын ничек дөрес ачу һәм уйлаганнарны ничек нәтиҗәлерәк тормышка ашыру турында фикер алышырга кирәк», – дип билгеләп үтте шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров.
Экспертлар белән багланышлар «Казан – судагы шәһәр» комплекслы программасы кысаларында һәм «Казаныш» халыкара форумына әзерлек барышында уза. Профессионалларны алдагы мәсьәләләрнең чишелешләрен бергәләп табарга чакыру яр буе инфраструктурасын һәм су маршрутларын тотрыклы үстерү өчен иң яхшы шартлар тудырырга мөмкинлек бирә. Казан туристлык, спорт һәм экология күзлегеннән тагын да үзенә җәлеп итә торганрак булачак. Эш урыннары да артачак.
Чараның беренче көнендә гамәлдәге ярдәм чараларына һәм су туризмы өлкәсендәге проектларны субсидияләү мөмкинлекләренә акцент ясалды. Шулай ук яр буе территорияләре икътисадын формалаштыру тәҗрибәсе турында да сөйләштеләр. Икенче көнне чакырылган экспертлар Казанда балалар спортын үстерү белән бәйле агымдагы эшләрнең торышы турында сөйләделәр. Үсеп килүче буынны өйрәтүгә якын килү, уку һәм укудан тыш эшчәнлек сценарийлары, шулай ук яр буе иҗтимагый киңлекләренә барлык шәһәр кешеләрен җәлеп итә торган функцияләр, сервислар һәм хезмәтләр аерым каралды.
Гомумән алганда, стратегик сессияләр циклы кысаларында экспертлар белән өч очрашу планлаштырылган, аларның нәтиҗәләре 2025 елның февралендә «Казаныш» халыкара форумында тәкъдим ителәчәк.
Оештыручылар – шәһәр мэриясе һәм архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе ярдәме белән, «Простор» компаниясе белән берлектә Казанны үстерү институты.