Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.04.2024, 10:56

ТР башкаласына керү юлында урнаштырылачак «Казан» стеласын ясый башладылар

Хәзер белгечләр беренче хәрефнең каркасын җыя – барлык эшләрне август аенда тәмамлау планлаштырыла

Фото: Казан Башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты

Шәһәргә аэропорт ягыннан керү юлында яңа «Казан» стеласын урнаштыру өчен субайлар утырта башладылар. Дүрт метрлы конструкцияне БРИКС саммитына әзерлиләр – барлык эшләрне август аенда тәмамлау планлаштырыла, дип хәбәр иттеләр Казанның тышкы төзекләндерү комитетында.

Стеланы ясау белән «Неон-Арт» җитештерү компаниясе шөгыльләнә. Белгечләр язу өчен алюминий ламельләрдән нигез әзерләгәннәр һәм аны цинклауга җибәргәннәр. Хәзер беренче хәрефнең каркасы өстендә эш бара.

Язуны тышлау өчен тутыкмый торган тимер пластиналар кулланылачак, моның өчен алар махсус рәвештә бөгелә. Соңрак әлеге пластиналарга бизәкле перфорация төшереләчәк.

Текст өлешеннән тыш конструкциядә 4,25 м биеклектә һәм 2,5 м киңлектә Казан гербы булачак. Аның эчке өлеше анодланган алюминийдан башкарылачак, алгы өлешенә перфорацияле Зилант урнаштырылачак.

Конструкциягә урын калку урында, аэропортка борылыш элмәгеннән ерак түгел сайланган.

Исегезгә төшерәбез, элеккеге ике метрлы «Казан» композициясе авария хәлендә, ул бик нык тузган һәм искергән. Яңа стела тутыкмый торган тимердән ясалачак, күләмле хәрефләрнең биеклеге – 4 м, киңлеге 2,5 м булачак, алар яктыртылачак. Конструкциянең гомуми киңлеге 30 метрны тәшкил итәчәк.

Барлык яңалыклар