В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Атна дәвамында волонтерлар махсус эшләнгән маршрутлар буенча барачак һәм дүрт аяклылар турында мәгълүмат җыячак.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче апрель, Диана Жиленкова). Казанда йортсыз хайваннар арасында икенче тапкыр «этләр санын алу» башланды. Аның нәтиҗәләре шәһәрдә дүрт аяклыларның актуаль санын исәпләргә һәм караучысыз этләр проблемасын хәл итү буенча гамәлгә ашырыла торган чараларның нәтиҗәлелеген бәяләргә ярдәм итәчәк. Исәпләү махсус эшләнгән маршрутлар буенча алып барылачак, дип сөйләде журналистлар белән очрашуда ТР башкаласы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин.
Беренче тапкыр «этләр санын алу» Казанда 2021 елның көзендә узды. Ул вакытта шәһәрдә 6365 караучысыз хайван исәпләнгән. 2022 елда 4,9 мең эт тотылган һәм стерилизацияләнгән. «Муниципаль контракт буенча узган елда 4,4 меңнән азрак башны стерилизацияләдек, шуларның 500 енә кадәр барып җитә алмадык. Быел нинди нәтиҗәләр биргәнен караячакбыз. Без 500 этнең берничә меңләп үрчи алуын аңлыйбыз», – дип билгеләп үтте Искәндәр Гыйниятуллин.
Аның сүзләренчә, галимнәр шәһәрдә хайваннар санын билгеләү өчен махсус методика уйлап чыгарган. Шул ук вакытта һәр этне аерым-аерым күчереп язу кирәкми – торак пункт территорияләре төрләре буенча гомуми күзаллауга килергә мөмкин. Барлыгы биш шундый зона бар: парк, сәнәгать, шәхси һәм тарихи төзелешләр, шулай ук күп фатирлы йортлар территорияләре. Шуңа күрә шәһәрнең миниатюрасын тәкъдим итүче махсус маршрутлар әзерләнә.
Исәпкә алучылар ролендә Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе студентлары чыгыш ясый. Теләге булганнарны төрле факультетларда ясалган белдерүләр буенча җыйдылар. Нәтиҗәдә, «кинология» яки «ветеринария» юнәлешләре буенча белем алучы 25 волонтердан торган төркем барлыкка килде.
Студентларны җитди эш көтә. Беренчедән, бу физик йөкләнеш – исәпкә алучыларга көн дәвамында маршрутлар буенча йөрергә туры киләчәк. Икенчедән, махсус анкета тутыру өчен игътибарлылык кирәк, анда зурлыкны, төсне, җенесне, колакта биркасы һәм авыру билгеләре булу-булмауны шулай ук хайван көтүдә яшиме яки ялгыз йөрүне өстен күрәме икәнлеген билгеләргә кирәк.
Волонтерлар арасында 2 курс студенты Екатерина Торопова бар, ул алдагы «этләр санын алуда»да катнашкан. Кызның сүзләре буенча, ул хайваннарны балачактан ук ярата. Хәзер аның ике эте бар: 6 яшьлек хаски һәм овчарка метисы һәм чихуахуа. Ул аларны күптән түгел генә асрый башлаган. Әлегә йорт хайваннары бер-берсенә бәйләнәләр һәм элемтә булдырырга тырышалар. Кыз сөйләвенчә, тирә-юньдәгеләр йортсыз этләрне исәпкә алуга төрлечә карый: кемдер килеп сораша, кызыксына, кемдер ачулана, әмма бу эшкә ярдәм итүчеләр дә күп.
Волонтерларга уку йорты укытучылары ярдәм күрсәтә. Сан алу башланыр алдыннан алар студентлар өчен агрессив этләр белән очрашу очрагына инструктаж үткәрәләр. Куркынычсызлык максатларында исәпкә алучылар хайваннарга якын килмәячәк, аларны ерактан фотога төшерү дә җитәчәк. «Хайваннар кабатланмасын һәм исәпкә алынмыйча калмасын өчен, эш көне ахырында балалар фотоларны тикшерәчәкләр», – диде ветеринария медицинасы факультеты деканы Фәрит Нургалиев.
Бер атна чамасы вакыт алачак маршрутларны урап узу нәтиҗәләре буенча, махсус математик модель буенча шәһәрдә яшәүче хайваннарның гомуми санын ачыклаячаклар. Бу исемлектән тотылырга, стерилизацияләнергә һәм вакцинацияләнергә тиешле хайваннар саны чыгарылачак.
«Бу эш китергән нәтиҗә зур әһәмияткә ия, чөнки ул, беренчедән, узган елда кабул ителгән чараларның нәтиҗәлелеген бәяләргә, икенчедән, агымдагы бурычларны планлаштырырга мөмкинлек бирә. Берәр объект белән эшләгәндә, аның параметрларын белергә кирәк. Һәм бу исәпкә алу безгә шәһәрдә хайваннар санын көйләү эшчәнлегенең параметрларын бирә», – дип йомгаклады Искәндәр Гыйниятуллин.
Ахырда ул Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенә сан алуда ярдәм иткәне өчен һәм Ветеринария идарәсенә транспорт ярдәме күрсәтеп, ике машина бүлеп биргәне өчен рәхмәт белдерде.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елда Мэр Илсур Метшин кушуы буенча ТР башкаласында йортсыз хайваннар санын киметүгә һәм җәмгыятьнең йорт хайваннарына җаваплы карашын формалаштыруга юнәлдерелгән «Ташландык хайваннарсыз Казан» проектын башлап җибәрделәр. Тотуга гаризалар +7(843)222-04-44 телефоны (тәүлек әйләнәсе эшли) буенча кабул ителә.
Паркларда һәм скверларда дүрт аяклыларны үз гаиләләренә алырга мөмкинлек бирүче хәйрия акцияләре уза, «Лапа дружбы» грант конкурсы эшли, поселокларда йорт хайваннарын бушлай стерилизацияләү оештырылган. Шулай ук «Без кулга ияләштергәннәр өчен җаваплы» уку программасы һәм «Яшь эт асраучы мәктәбе» җәйге программасы гамәлгә ашырыла.