Ике айлык курслар «Игелекле Казан» коворкингында узачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче сентябрь). Бүген Казанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләү өчен волонтерларны укыту башланды. Теләүчеләр волонтерлык курсларына кушыла ала.
Укыту программасы ике айга исәпләнгән. Дәресләрдә волонтерларга ишарә теле, тьюторлык, хастаханә клоунадасы һәм үсешендә тайпылышлар булган балалар белән эшләүнең башка үзенчәлекләре турында сөйләячәкләр.
Уку «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасының Сеченов ур., 5 адресы буенча коворкингында узачак. Шулай ук тыңлаучыларга Казан фондларында һәм инклюзив үзәкләрдә практика узарга туры киләчәк. Укулары тәмамлангач, волонтерлар ярдәмгә мохтаҗ балаларга булыша алачак.
Тулырак мәгълүматны белергә һәм укуга язылырга +7(906)113-32-36 телефоны буенча мөмкин, дип хәбәр итә «Игелекле Казан» матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләү буенча беренче 15 волонтер июнь азагында өч айлык укуны тәмамлады. Укучылар хәйрия фондларында практика уздылар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар белән турыдан-туры эшләделәр. Булачак волонтерлар «Перемена» инклюзив ял итү үзәгендә, «Хыял» инвалидлар өчен ял итү үзәгендә, «Симург» психик мөмкинлекләре чикле балалар өчен инклюзив ял итү үзәгендә булдылар. Волонтерларның Вильямс синдромлы балалар тәрбияләнә торган гаиләләр өчен оештырылган чарада катнашуы үзенә күрә зачет эше булып торды. Алар Казанга Идел буеның төрле шәһәрләреннән килделәр.