Йөрү зоналарын рәсми ачу 30-нчы августта планлаштырылган.
Фото: Парклар һәм скверлар дирекциясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче август). ТР башкаласында 25-нче августтан 29-нчы августка кадәр җәяүлеләр хәрәкәте өчен Казансу ярының төзелә торган участоклары ябылачак.
Шулай итеп, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе бинасыннан Миллениум күперенә кадәр Казансу елгасы яры участогы вакытлыча ябылачак, аерым алганда, Подлужная урамы ягыннан барлык юллар, шулай ук китапханә бинасыннан баскыч төшүләре ябылачак. Казансу елгасының сул як ярына Кремльдән алып Киров дамбасына кадәр Кремль яр буе урамы ягыннан барырга ярамый.
Әлеге участоклар янында рус һәм татар телләрендә төзелеш эшләре барышы турында кисәтүче мәгълүмати стендлар урнаштырылган.
Исегезгә төшерәбез, 30-нчы августта, Республика һәм шәһәр көнендә, Казансу ярының берьюлы төзекләндерелгән ике участогын ачу планлаштырыла. Аларның беренчесе – сул як ярда (Кремльдән алып Киров дамбасына кадәр) йөрү зонасы, анда су буенда җәяүлеләр зонасы, ял итү урыннары булган яшел амфитеатр, эскәмияләр һәм ятаклар урнаштырылачак, яшелләндерелгән. Икенче участокта – ТР Милли китапханәсеннән Миллениум күперенә кадәр – спорт мәйданчыклары, шулай ук Подлужная урамыннан дүрт яңа керү юлы ачылачак.
Төзекләндерүнең соңгы элементы булып «Елга капкалары» тавыш инсталляциясе торачак, аны MOÑ театр мәйданчыгы белән берлектә «Живой город» фонды төзи.