Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.11.2025, 14:35

Татарстан башкаласында 6 декабрьдә махсус хәрби операция ветераннары һәм сәламәтлеге чикле кешеләр арасында өстәл теннисы турниры узачак

Шәһәрдә барлыгы 250 профессиональ параспортчы исәпләнә

Денис Гордийко фотосы

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында 6 декабрьдә Казанда махсус хәрби операция ветераннары һәм сәламәтлеге чикле шәһәрлеләр арасында өстәл теннисы турниры узачак. Казанлылар даими рәвештә инклюзив спорт комплексларында һәм җәмәгать урыннарында күнегүләр ясый ала. Шәһәрдә барлыгы 250 профессиональ параспортчы исәпләнә. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов хәбәр итте.

«Спорт – җәмгыятькә җайлашу һәм интеграцияләүнең иң нәтиҗәле ысулларының берсе», - дип билгеләде чыгыш ясаучы.

Алгы сызыктан кайткан махсус хәрби операция катнашучылары өчен өстәл теннисы, җәядән ату, йөзү, армрестлинг, футбол буенча бушлай дәресләр, шулай ук тренажер залларында күнекмәләр уздырыла. Махсус хәрби операциянең 30 га якын ветераны даими рәвештә спорт учреждениеләренә йөри.

«Безнең геройлар спортта да зур уңышлар күрсәтә. Мәсәлән, Нияз Шакиров «Ватанны саклаучылар Кубогы»нда шәхси зачетта алтын һәм ТР рәисе Кубогында йөзү буенча өченче урынны яулады. Илдар Рәфыйков өстәл теннисы буенча ТР рәисе Кубогы җиңүчесе булды, ә Виталий Лебедев йөзү һәм өстәл теннисы буенча ТР Кубогында беренче урынны алды», - дип җиткерде Азат Абзалов.

Инвалидлар декадасы кысаларында тагын бер турнир үткәреләчәк. Өстәл теннисы ярышлары Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә оештырыла.

Сәламәтлек үзенчәлекләре булган шәһәрлеләр «Ярдәм» фонды базасында эшләүче «Дан» инклюзив спорт-сәламәтләндерү комплексында спорт белән шөгыльләнә алалар. Биредә футбол буенча Даун синдромы булган балалар командасы, коляскаларда баскетбол, паратеннис һәм бочче командалары шөгыльләнә. Комплекста шулай ук терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган кешеләр өчен гомуми физик әзерлек дәресләре дә уза. Атна саен «Дан»га сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 150 спортчы йөри.

Комплекс янында Серов урамында яңартылган бульвар урнашкан, ул инклюзив җәмәгать киңлеге үрнәгенә әверелгән. Бульварда даими рәвештә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен чаралар үткәрелә. Биредә инвалидлар өчен махсуслаштырылган велосипед прокаты һәм инклюзив осталарның эшләнмәләрен сату буенча «Игелекле сувенир» пункты эшли, ул менталь үзенчәлекләре булган яшьләргә эшкә урнашырга булыша.

Алдарак бу елны шәһәр бюджетыннан инвалид балалар тәрбияләүче 440 гаиләгә матди ярдәм биреләчәге хакында хәбәр ителгән иде. Мондый ярдәм ел саен Казан мэры Илсур Метшин кушуы буенча башкарыла.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 24.11.2025
Видеорепортаж
24.11.2025 12:05
Инвалид балалар тәрбияләүче 440 гаилә шәһәр бюджетыннан матди ярдәм алачак
Барлык яңалыклар