В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Эш табарга Совет, Мәскәү һәм Киров районнарында яшәүчеләргә ярдәм итәчәкләр
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы гыйнвар). Казанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 24 нче гыйнварда ике мини-ярминкә үткәрәчәк. Белгечләр килүчеләргә хезмәт һәм мәшгульлек, һөнәри белем бирү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәчәк, шулай ук тест узарга ярдәм итәчәк һәм эшкә урнашу юнәлешләре турында сөйләячәк.
Вакансияләр мини-ярминкәләре 10:00 дән 12:00 гә кадәр узачак. Шәһәр халкын Киров һәм Мәскәү районнары буенча халыкны эш белән тәэмин итү үзәге филиалында көтәчәкләр. Ул Гагарин урамы, 46 адресы буенча урнашкан. Белешмәләр өчен телефон:+7 (843) 564-38-32.
Совет районы халкы Р.Зорге урамы, 102 адресы буенча бүлекчәгә мөрәҗәгать итә алачак. Өстәмә мәгълүматны +7(843)205-54-53 телефоны буенча белергә мөмкин.
2023 елда вакансияләр ярминкәләре ярдәмендә 3,5 меңләп татарстанлы эшкә урнашкан. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.