В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу көнне Казанда «Рубин» белән ЦСКА арасында футбол буенча Россия чемпионаты матчы узачак
Фото: Денис Гордико
(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче октябрь). Татарстан башкаласында 21 нче октябрьдә алкогольне ваклап сатуны чикләячәкләр. Бу Казанның «Рубин»ы һәм Мәскәүнең ЦСКА командасы арасында футбол буенча Россия чемпионаты матчын уздыру белән бәйле.
Алкоголь сатуны чикләү турындагы карарны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Тыю уенны үткәргәндә куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен федераль закон нигезендә кабул ителгән.
Чикләү «Ак Барс Арена» янында гамәлдә булачак: Ф.Әмирхан проспекты буенча Сибгат Хәким урамыннан Чистай урамына кадәр; Чистай урамы буенча Адоратский урамына кадәр; Адоратский урамы буенча Академик Лаврентьев урамына кадәр; Академик Лаврентьев урамында ишегаллары буйлап Гаврилов урамы, 10 нчы йортка кадәр. Аннары өченче транспорт дамбасының әйләнмә күпере чиге буенча (шул исәптән төзелеш кибетен кертеп) Троицкий Урманы урамына кадәр; Троицкий Урманы урамы буенча һәм аннан Казансу акваториясе буйлап Ф.Әмирхан проспектына кадәр. Шулай ук Астрономия, Бауман, Кави Нәҗми, Муса Җәлил, Профсоюз, Университет, Чернышевский урамнарындагы сәүдә объектларында алкоголь сатып алып булмаячак.