В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җиһазландыру «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында уздырыла
Яңа уку елына Казан мәктәпләренең 115 ен заманча укыту чаралары белән җиһазландырачаклар. Алар арасында – интерактив такталар, ноутбуклар, планшетлар, проекторлар, шулай ук тәҗрибәләр үткәрү өчен лаборатория җиһазлары һәм җыелмалар. Җиһазландыру «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында үткәрелә. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте.
Моннан тыш, быел милли проект кысаларында Совет районының «Җәй» торак комплексында яңа заманча мәктәп төзелеше тәмамланды. 1224 укучыга исәпләнгән мәгариф оешмасы беренче укучылары өчен үз ишекләрен 1 сентябрьдә ача. Капиталь ремонт шулай ук Фучик урамындагы 125 нче гимназиядә дә тәмамланган. Ул үз эченә түбәсен, инженерлык челтәрләрен, тәрәзәләрне, кабинетларны һәм спорт мәйданчыгын яңартуны алган.
Милли проект кысаларында Химиклар Мәдәният йортына капиталь ремонт дәвам итә, анда республика яшьләр үзәге урнашачак. Эшләрне ел ахырына төгәлләү планлаштырыла.