Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.08.2020, 13:35

Татарстан стационарларында коронавирус инфекциясе белән авыручы 500-дән артык пациент бар

37 кеше үпкәләрнең ясалма вентиляциясе аппаратына тоташтырылган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче август, Алсу Сафина). Татарстан стационарларында яңа коронавирус инфекциясе белән авыручы 523 кеше бар, аларның 37-се үпкәләрнең ясалма вентиляциясе аппаратларына тоташтырылган. Медицина күзәтүе астында коронавирус булуда шик тудырган авырулар һәм затлар белән элемтәдә булган 989 кеше, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән килгән 42 кеше кала. Соңгы тәүлектә COVID-19 авыруыннан үлүең яңа очраклары теркәлмәгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев һәм ТР буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясе белән авыру очрагы 29 кешедә расланган. 10 кеше хастаханәгә озатылган, 19-ы өйдә дәвалана. Шулай итеп, Татарстан Республикасында авыручыларның саны 5723-кә җитте. 100 мең кешегә күрсәткеч 146,6 тәшкил итә. Тәүлек эчендә ПЦР методы буенча 3649 тест уздырылган, ә бөтен чорда - 470 мең тикшеренү.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина халыкара аэропортларда санитар-карантин контроле дәвам итүен сөйләде. Бүгенге көндә эчке рейслар башкарган 35 һава судносы тикшерелде. «4499 пассажир һәм экипаж әгъзалары тикшерелде. Коронавируста шик булган һәм температуралы затлар ачыкланмаган», - дип билгеләде Л.Авдонина. Ул искә төшергәнчә, килгән барлык авиарейслар өчен ПЦР-диагностиканы узу мәҗбүри булып кала бирә. Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары сүзләренә караганда, халыкара авиахәбәр бары тик коронавирус буенча тотрыклы эпидемиологик вәзгыять күзәтелгән илләр белән генә ачылды.

Коронавирус белән авырган кешеләрне реабилитацияләү үпкәләрнең тиешле күләмен үстерү максатыннан эшләнә, дип билгеләде ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев. Моның өчен сулыш күнегүләрен башкарырга кирәк, моннан тыш, тернәкләндерү массаж һәм дәвалау физкультурасын үз эченә ала. А.Абашев сүзләренчә, мондый ярдәмне амбулатор этапта поликлиникаларда алырга мөмкин. Татарстанда тернәкләндерү буенча төп методик үзәк булып сугыш ветераннары өчен госпиталь тора, ул 10-нчы августтан планлы эш режимына кайтачак, дип сөйләде ул. Хәзер госпиталь барлык амбулатория-поликлиника бүлекчәләренә методик ярдәм күрсәтә.

«Реабилитация технологияләре массаж һәм дәвалау физкультурасын үз эченә ала. Күрсәтмәләр булган очракта табиб әлеге комплексны билгеләячәк. Канның кислород белән туенуын арттыру өчен, мөстәкыйль рәвештә күнегүләр ясарга мөмкин, - дип билгеләде А.Абашев. - Тернәкләндерү системасы бар һәм госпитальләр планлы эш режимына күчкән саен көчәя барачак».

Барлык яңалыклар