Музыка журналисты Максим Семеляк укучыларның сорауларына җавап бирәчәк.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче июнь). Казанда Россия панк-рок легендасы турында «Димәк, ураган. Егор Летов: лирик тикшеренү тәҗрибәсе» дигән китапны тәкьдир итү булачак. Танылган музыка журналисты Максим Семеляк укучыларның сорауларына җавап бирәчәк һәм 25-нче июнь көнне «Смена» заманча мәдәният үзәгендә (Шаһиди урамы,7) автографлар өләшәчәк.
Ул Егор Летов белән 2008 елда ук «Гражданская оборона» төркеме турында китап өстендә эшли башларга ниятли, әмма музыкант вафат була, һәм концепция үзгәрә. Соңгы 13 ел эчендә Летов фольклор персонажга әверелде, аның мирасына төрле сәяси карашлы кешеләр дәгъва итә, ә иҗатын сөючеләрнең саны юк, җырларының интерпретацияләре кебек үк. Үз китабында Максим Семеляк җавапларны аны яхшы белүчеләрдән туплый, төркем һәм аның лидеры белән шәхси мөнәсәбәтләр, шулай ук мәхәббәт тарихы һәм советтан соңгы чорда музыкантка карата нәфрәт турында сөйли.
Очрашу 19:00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле, ләкин алдан теркәлү кирәк.