В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр үзәгендә 15,5 метр биеклектәге Яңа ел чыршысы, ылыслы аркалардан тоннель һәм боздан ясалган тау урнаштырылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче декабрь). Бүген Иске Татар бистәсе территориясендә, Зәйни Солтан урамындагы скверда «Иске Татар бистәсендә Яңа ел көннәре» («Новогодние дни в Старо-Татарской слободе») чыршы шәһәрчеге ачылачак.
Шәһәр үзәгендә 15,5 метр биеклектәге Яңа ел чыршысы, ылыслы аркалардан тоннель һәм боздан ясалган тау урнаштырылачак.
Ачылыш көнендә шәһәр халкы һәм кунаклары өчен бәйрәм программасы әзерләнгән - традицион татар тәм-томнары, чәй, глинтвейн һәм сувенирлар белән сәүдә рәтләре эшләячәк. Шәһәрнең иҗат коллективлары чыгыш ясаячак концерт бәйрәм атмосферасын тудырачак. Кунакларны якынлашып килүче Яңа ел белән Кыш Бабай һәм Кар кызы котлаячак.
Бәйрәм 18.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә «Иске шәһәр» префектурасы матбугат хезмәте.