В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тамашачылар Франция, Бөекбритания, Германия, АКШ, Канада һәм Австралия картиналарын күрәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче май). 5-нче июньнән 13-нче июньгә кадәр Иске Татар бистәсендә «Смена» заманча мәдәният үзәге мәйданчыгында мәхәббәт турында кыска метражлы кино фестивале узачак. Тамашачылар Франция, Бөекбритания, Германия, АКШ, Канада һәм Австралиядән булган эшләрне күрәчәк.
Тәкъдим ителгән фильмнарның гомуми хронометражы 70 минут тәшкил итә. Алар барысы да оригинал телендә рус субтитрлары белән күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә «Иске шәһәр» префектурасының матбугат хезмәте.
Фестиваль программасына түбәндәге фильмнар кертелгән: «Предыстория» (Германия), «Вкус любви» (Австрия), «Тео и Селеста» (Австралия), «Однажды мой принц придет» (Франция), «Объятия» (Франция, Канада), «Тәкъдим» (Бөекбритания), «Суть всего» (Бөекбритания).
Яшь чиге – 18+.