Элеккеге заманнарда аны урып-җыюны тәмамланганнан соң көзгә рәхмәт йөзеннән уздырганнар
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче сентябрь). Шимбә көнне, 30 нчы сентябрьдә, Зәйни Солтан скверында «Иске Татар бистәсендә Сөмбелә» бәйрәме узачак. Элек татар халкы аны, көзгә рәхмәт йөзеннән, урып-җыюны тәмамлаганнан соң оештырган.
Килүчеләрне театральләштерелгән тамаша көтә. Сәхнәдә Игенче бабай, яшьләрне, уңыш-уңдырышлылык алиһәсе Сөмбеләне, Җир, Су, Һава, Кояш образларын күреп булачак. Аларны профессиональ артистлар «Апуш» татар балалар театр студиясе шәкерте Иркә Мингалиева белән бергә башкарачак.
Анда Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев, Казан филармониясе җырчысы Ясмин һәм Алсу Вәлиуллина, татар җырчысы, радио һәм телевидение алып баручысы Зөлфәт Зиннуров, баянчы Илназ Дудкин катнашачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
Тамаша ахырында бәйрәмгә җыелган халык җырлы әйлән-бәйләнгә басачак. Ул 13:00 дә Шиһабетдин Мәрҗани мәчете янында башлана.
Оештыручы булып Казан Башкарма комитетының «Иске шәһәр» префектурасы каршындагы «Тарихи мохит» МБУ тора.