Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.11.2023, 11:15

Иске Татар бистәсендә Каз өмәсе милли бәйрәме билгеләп үтеләчәк

Шәһәр халкына һәм кунакларына кышка казлар әзерләүнең традицион йоласын күрсәтәчәкләр

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче ноябрь). Казанның Иске Татар бистәсендә 4 нче ноябрьдә Каз өмәсе милли бәйрәме билгеләп үтеләчәк. Бу хакта «Иске шәһәр» префектурасында хәбәр иттеләр.

Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен музыкаль-театральләштерелгән тамаша оештырыла, аларга кышка казлар әзерләүнең милли йоласы күрсәтеләчәк, шулай ук барлык теләүчеләрне мичтә пешерелгән беленнәр белән сыйлаячаклар.

Бәйрәм 11:00 сәгатьтә Ш.Мәрҗани урамы, 8 адресы буенча урнашкан ресторан комплексы территориясендә башлана.

Каз өмәсе – теләсә кайсы татар авылы тормышындагы мөһим вакыйга, ул тамырлары белән үткәнгә барып тоташа. Традиция буенча, көз ахырында, гадәттә, беренче боз катламы барлыкка килү белән, татар авылларында яшәүчеләр казларны эшкәртә, каурыйларын һәм мамыгын бергәләшеп чистарталар. Каз кешеләр тарафыннан кулга ияләштерелгән кошларның беренчесе дип санала. Кышка запаслар җырлар, биюләр, күңелле уеннар белән әзерләнә. Бәйрәмдә егетләр һәм кызлар киләчәктә мөнәсәбәтләр төзү һәм гаилә кору өчен бер-берсенә игътибар итә алганнар.

Барлык яңалыклар