Яңа арт-объект Каюм Насыйри урамын бизәячәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче декабрь). Иртәгә Иске Татар бистәсендә "Казанга тәрәзә" исеме астында яңа арт-объект ачылачак.
2,5 метр биеклектәге нараттан ясалган тәрәзә йөзлеге формасындагы яңа арт-объект Каюм Насыйри урамын бизәячәк. "Казанга тәрәзә" Татарстан башкаласы халкына һәм кунакларына тарихи биналар һәм мәчетләр фонында гадәти булмаган фотога төшү мөмкинлеген бүләк итәчәк.
Арт-объект проекты Казан мэриясе каршындагы иҗат төркеме тарафыннан эшләнгән.