В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яңа музей чәй мәдәниятен ача, дип билгеләп үтте ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.
(Казан шәһәре KZN.RU 25-нче декабрь, Алсу Сафина). Бүген, яңа ел каникуллары алдыннан, Казанның Иске Татар бистәсендә интерактив чәй музее ачылачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТРның Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов хәбәр итте.
"Музей Татарстан һәм чәй эчү традицияләрен ачачак. Безнең чәк-чәк музее бар, ул уңышлы эшләп килә. Яңа музей чәй мәдәниятен ача", - диде С.Иванов.
Исегезгә төшерәбез, күптән түгел Иске Татар бистәсендә Каюм Насыйри урамында яңа арт-объект – "Казанга тәрәзә" барлыкка килде. Шәһәрнең тарихи өлешендәге сәүдәгәр йортларның берсенең тәрәзә йөзлеге арт-объектның прототибы булды.
Яңа арт-объект кебек, Чәй музее да шәһәр халкының һәм кунакларының иң яраткан урыны булыр, дип көтелә.