В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бәйрәм Апанай мәчете һәм аның янындагы Каюм Насыйри урамында узачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче август). 23-нче августта Казанның Иске Татар бистәсендә ай календаре буенча 1442 елның башлануын билгеләп үтәчәкләр.
Бәйрәм Апанай мәчете һәм аның янындагы Каюм Насыйри урамында узачак. Казанлылар һәм шәһәр кунаклары татар һәм гарәп телләрендә дини җырлар да ишетә алачак. Милли эшләнмәләр күргәзмәсе эшләячәк, ул татар халкы традицияләре белән таныштырачак. Җирле һөнәрчеләр мастер-класслар үткәрәчәк, шул исәптән күн мозаикасы буенча да дәресләр үткәрү каралган. Бәйрәмнең кечкенә кунаклары өчен тематик мәйданчыклар оештыру планлаштырыла. Шулай ук фудкорт ачылачак, анда теләге булган һәркем милли ризыкларны татып карый алачак.
Чара «Иман» мәдәни-агарту үзәге тарафыннан «Иске шәһәр» префектурасы һәм «Идел» республика яшьләр үзәге белән берлектә уздырыла.
Чара 10.00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә оештыручылар. Чара санитар-эпидемиологик таләпләрне исәпкә алып оештырылачак.