Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.09.2020, 12:30

Казанның Иске Татар бистәсендә Милли костюм көнен билгеләп үтәчәкләр

«Мәдәниятләр мозаикасы» фестивалендә халык кәсепләре эшләнмәләре күргәзмәсе, кулинария буенча мастер-класслар һәм концерт узачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче сентябрь). 5-нче сентябрь көнне Казанның Иске Татар бистәсендә Милли костюм көне билгеләп үтеләчәк. «Мәдәниятләр мозаикасы» фестивале кунакларын халык кәсепләре эшләнмәләре күргәзмәсе, кулинария буенча мастер-класслар, шулай ук концерт көтә.

Каюм Насыйри ур., 38 адресы буенча урнашкан сәүдәгәр Муллин утары ишегалдында бөтен Татарстан һәм Идел буеннан Казанга килгән осталарның халык кәсепләре һәм һөнәрчелек эшләнмәләре күргәзмәсе ачылачак. Шунда ук утын мичендә удмурт ризыгын пешерү буенча мастер-класслар узачак.

Фестивальнең төп сәхнәсендә Татарстан халыклары вәкилләре һәм күрше төбәкләрдән килгән этно-фолк башкаручылар катнашында концерт узачак. Бәйрәмнең хедлайнерлары булып ТР атказанган артисткасы Эльмира Кәлимуллина һәм «Репа» Мәскәү фолк-төркеме торачак.

Кече сәхнә мода күрсәтү өчен биреләчәк - монда модельерлардан этно-стильдә дефиле узачак, шулай ук коуч-сессия, дискуссияләр, модалы күзәтүләр, Казан, Чебоксар, Йошкар-Ола һәм Ижау модельерлары белән аралашу булачак.

Моннан тыш, этноконфессиональ фестиваль кунаклары өчен мастер-класслар белән «Этномаркет» һәм фудкорт эшләячәк, биредә милли ашларны татып карарга мөмкин булачак.

Бәйрәм 14.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр иттеләр «Иске шәһәр» префектурасында.

Барлык яңалыклар