Алар арасында Зур Акчарлак күле, Түбән Кабан күле яр буе, «Тәбриз» скверы, «Волжские просторы» паркы, Азино һәм Нокса урманнары һәм башкалар бар
Фото: Денис Гордийко
30 нчы апрельгә кадәр республикада яшәүче 14 яшьтән өлкәнрәк һәркем тавыш бирә ала. Тавыш бирүдә бөтен Татарстан буенча 274 җәмәгать киңлеге һәм 1550 ишегалды территориясе тәкъдим ителгән. Сораштыру тәмамланганнан соң, нәтиҗәләр ясалачак һәм 2025 елда өстенлекле тәртиптә төзекләндереләчәк 64 парк һәм сквердан, 200 ишегалды территориясеннән торган исемлек төзеләчәк, дип хәбәр итте матбугат конференциясендә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов. Калган объектлар программаларга киләсе елда финанслау лимитына карап кертеләчәк.
Татарстанда «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты – 10 ел, ә «Безнең ишегалды» республика программасы 5 ел гамәлгә ашырыла. 2015-2023 елларда җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча эшләрне финанслауның гомуми суммасы 23,9 млрд сумны тәшкил итте. Алексей Фролов сүзләренә караганда, тугыз ел эчендә 398 территория яңартылган, аларның кайберләрендә эшләр 2024 елда дәвам итәчәк.
«Безнең ишегалды» программасы биш елга гына исәпләнгән. Шуңа да карамастан, ул гамәлдән чыкмаячак. Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, башлангыч план буенча тагын 1550 ишегалдын төзекләндерү зарур, моның өчен ике ел кирәк булачак. «Дүрт ел йомгаклары буенча без республика бюджетыннан бүлеп бирелгән 34 миллиард сумга 4 мең 339 ишегалды территориясен төзекләндердек», – дип аныклады министр урынбасары.
2024 елда республиканың 833 ишегалды территориясендә төзекләндерү планлаштырылган, бүгенге көндә төзелеш сезонына әзерлек бара. «Быел финанслау күләме 10 миллиард сумга кадәр арттырылды – бу төзелеш материалларының бәясе арту белән бәйле. Төп күрсәткечләр күләмен киметмәс өчен, республика рәисе программаны финанслауны бер миллиард сумга арттыру турында карар кабул итте», – диде спикер.
Республика башкаласында тәртипкә китерү планлаштырыла торган җәмәгать киңлекләре аеруча күп, алар шәһәрнең һәр районында урнашкан.
«Әйтик, Авиатөзелеш районында – икенче чират кысаларында Зур Акчарлак күле территориясендә, Киров һәм Мәскәү районнарында икенче чират кысаларында Петров паркында эшләр планлаштырылган, соңгысында беренче этап быел башланачак. Вахитов һәм Идел буе районнары буенча тавыш бирүдә Әмирхан Еники скверы катнаша, ул ел саен исемлеккә керә, әмма, ни кызганыч, кирәкле санда тавыш җыя алмау сәбәпле, бүгенге көнгә кадәр төзекләндерелмәгән. Совет районының Академик Глушко урамындагы «Айболит» скверы да төзекләндерү өчен җитәрлек тавыш җыя алмый», – дип сөйләде Татарстан шәһәрләрен үстерү институты директоры Наилә Зиннәтуллина. Спикер «Җәмәгать киңлекләрен үстерү» программасы буенча быел Казанда өч тарихи сквер төзекләндереләчәк, дип өстәде.
Зур Акчарлак күле (икенче чират);
Волгоград урамындагы бульвар;
Мәктәп укучылары скверы;
Белинский һәм Орджоникидзе скверлары;
Лукин урамындагы ял итү зонасы;
Тэцевская урамындагы урман посадкасы.
Казан-2 тимер юл вокзалы янындагы сквер (өченче чират);
«Тәбриз» скверы;
Батыршин урамындагы бульвар;
Прудная урамындагы сулык территориясе;
Петров паркы (икенче чират);
Столяров скверы.
Дан скверы (икенче чират);
«Волжские просторы» паркы;
Г.Тукай исемендәге филармония янындагы сквер;
К.Тинчурин исемендәге парк (икенче чират);
Әмирхан Еники скверы;
Медицина хезмәткәрләре скверы;
Түбән Кабан күле яр буе (өченче чират).
Азино урманы;
Нокса урманы;
Дәрвишләр бистәсендә Мир урамындагы парк;
Нокса елгасы буендагы территория, Дорожный тыкрыгыннан Каспий урамына кадәр;
«Айболит» скверы.
Исемлекне формалаштырганда социаль әһәмияткә ия объектлар янәшәсендәге территорияләргә һәм су янындагы киңлекләргә зур игътибар бирелә. «Әлбәттә, узган елда халык сайлаган территорияләрне төзекләндерүне дәвам итү мөһим. Әлеге территорияләрдә эшне комплекслы тәмамлау өчен, без икенче, өченче һәм дүртенче чират проектларын төзибез. Соңыннан муниципаль берәмлекләр администрациясе һәм республиканың Төзелеш министрлыгы белән бергә аны килештерәбез», – дип өстәде Наилә Зиннәтуллина.
Тавыш бирүнең аерым блогы – сораштыру, аның ярдәмендә шәһәр халкының теләкләре һәм фикерләре ачыклана. Наилә Зиннәтуллина билгеләп үткәнчә, сораштыру аша урамнарны яки үзәк район хастаханәләре территорияләрен төзекләндерү, эшмәкәрләр өчен павильоннар булдыру мәсьәләләре хәл ителә.
2021 елда тавыш бирүдә 170 мең татарстанлы катнашкан, 2023 елда аларның саны 363 меңгә кадәр арткан.
Һәр кеше, яшәү урынына бәйсез рәвештә, бер генә тапкыр тавыш бирә ала. Тавыш бирү «Ачык Татарстан» порталы аша гамәлгә ашырыла, шул ук вакытта ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша авторизация узарга кирәк. Сораштыру өч этаптан гыйбарәт: теркәлгән кулланучылар башта – муниципаль районны, аннан соң 2025 елда төзекләндерү өчен җәмәгать киңлеген һәм ишегалдын сайлыйлар.
ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрының беренче урынбасары Илья Начвин 2023 елда 50 меңгә якын кешенең смартфоннар аша тавыш бирүен билгеләп үтте. Моннан тыш, республика дәүләт хезмәтләре порталының барлык теркәлгән кулланучылары хәбәрнамәләр алачак.
Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинеты булганнар да, булмаганнар да сораштыруда катнаша ала. «Процедураны теркәлмичә дә узарга мөмкин, без аны гадиләштердек – телефон номеры буенча эшләдек», – диде спикер.
Диләрә Гафурова