Районда җыелган гуманитар ярдәм күләме 208 млн сумнан артып киткән
Фото: Денис Гордийко
Мәсәлән, «Za Победу! Казань» хәрәкәте активистлары гуманитар ярдәм җыялар, маскировка челтәрләре үрәләр һәм кием тегәләр.
«Башкарма комитет һәм спонсорлар ярдәме белән Солидарность урамында активистларга бина булдырылды. Косметик ремонт үткәрелде һәм кирәкле җиһазлар сатып алынды. Бу безнең геройлар өчен махсус кием тегү буенча чын фабрика», – дип сөйләде Роман Фәтхетдинов.
Район администрациясе хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре белән даими элемтәдә тора, аларга төрле проблемаларны хәл итәргә ярдәм итәләр.
«Без өлкән буын геройлар – ветераннар турында да онытмыйбыз. Кызганычка каршы, алар ел саен кими бара, шуңа күрә безнең һәрберебезнең кайгыртуы бик мөһим. Барлык ветераннарга һәм аларның үтенечләренә аерым игътибар бирәбез», – дип ассызыклады спикер.
Камилә Вилданова