В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Килүчеләр буш эш урыннары турында белә һәм эшкә урнашуда ярдәм ала алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче февраль). 12-нче февральдә Казанның Совет районы буенча Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе узачак.
Килүчеләр шәһәр предприятиеләрендә буш эш урыннары турында белә, эшкә урнашуда ярдәм ала, халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте күрсәтә торган хезмәтләр турында мәгълүмат туплый, хезмәт һәм мәшгульлек, дәүләт гарантияләре, эшсез гражданнарны һөнәри әзерләү һәм яңадан әзерләү, шулай ук яшьләрне эшкә урнаштыру программалары буенча консультация ала алачак.
Вакансияләр мини-ярминкәсе 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Журналистлар ур., 13а, дип хәбәр ителә ТР Дәүләт мәшгульлек хезмәте порталында.