Казанның Совет районында бер тәүлек эчендә 1,7 мең тоннадан артык кар чыгарылган
Машина йөртүчеләр кар эретү пунктларына 210 рейс ясаган
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче ноябрь). Узган тәүлектә Казанның Совет районында 1775 тонна кар чыгарылган. Бу хакта район администрациясендә хәбәр иттеләр.
Бер тәүлек эчендә кар эретү пунктларына 210 рейс ясалган. Тротуарларны һәм башка җәяүлеләр зоналарын эшкәртүгә тәүлегенә 135 тонна ком-тоз катнашмасы һәм 150 тонна реагент сарыф ителгән.
Элегрәк KZN.RU ТР башкаласы бер мең тонна мәрмәр валчыклы реагент сатып алачак, дип хәбәр итте.