В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Безнең ишегалды» программасы буенча 60 йорт яны территориясен төзекләндерәчәкләр
Фото: Денис Гордийко
«Ишегалларын төзекләндергәндә, без мәсьәләгә комплекслы якын килергә тырышабыз. Ишегалларын яңартып кына калмыйча, микрорайоннар өчен заманча һәм яшел киңлекләр булдыру мөмкинлеге тудырылганы өчен Татарстан рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка зур рәхмәт әйтәсе килә», – диде Роман Фәтхетдинов.
Узган ел Совет районында 52 йорт, күпфатирлы 57 йортта 152 подъезд капиталь ремонтланган (ә соңгы биш елда 399 йортта 1086 подъезд). Халык йорт яны территорияләрен төзекләндерү буенча уздырыла торган фикер алышуларда актив катнаша. Әйтик, «Безнең ишегалды» программасы буенча узган ел 20 мең кеше өчен 51 ишегалды яңартылган.
«Ишегалларында һәм поселокларда контейнер мәйданчыкларының тышкы күренешен яхшырту буенча да эш алып барыла. Узган ел 59 мәйданчык яңартылды. Быел 49 мәйданчыкны реконструкцияләү һәм төзү планлаштырыла», – дип хәбәр итте спикер.
Роман Фәтхетдинов хәбәр иткәнчә, биш ел эчендә Совет районы территориясендә законсыз урнаштырылган 1217 объект сүтелгән. Узган ел алардан бушаган урыннарда балалар һәм спорт мәйданчыклары, яшелләндерелгән участоклар пәйда булган.
Исегезгә төшерәбез, быел Казанда күпфатирлы 163 йорт капиталь ремонтланачак. Әлеге эшләр өчен 2,4 миллиард сум акча юнәлтелгән.
Камилә Вилданова