В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тыңлаулар августта өч мәйданчыкта узачак
Казанның Совет районы халкы «Безнең ишегалды тавышы» караоке конкурсында катнаша ала. Сайлап алу турлары Сәет Галиев исемендәге мәдәният йорты янындагы паркта, Горки-Әмәт урманында һәм Татарстан Республикасында төзелеш тармагының 100 еллыгы скверында узачак.
Гаризаны хәзер үк сылтама буенча бирергә мөмкин, шуннан соң администратор чыгышны раслау өчен катнашучы белән элемтәгә керәчәк. Башкару өчен AST Catalog җыры каталогыннан композицияләр тәкъдим ителә. Нечкәлекләре – конкурс нигезнәмәсендә.
Сәет Галиев исемендәге Мәдәният йорты янындагы паркта тыңлаулар 20 августта, Горки-Әмәт урманында – 21 августта, ТРда төзелеш тармагының 100 еллыгы скверында – 22 августта узачак. Барлык сайлап алу турлары 17:00 сәгатьтә башлана.
Катнашу өчен бер генә мәйданчык сайларга мөмкин. Тыңлауларда җиңүчеләр финалга чыгачак, ул 28 августта Җиңү проспекты, 141 адресы буенча сәүдә үзәгендә узачак.
Тулырак мәгълүматны +7(843)223-20-00 (өст.4381, 4382) телефоны аша белергә була, дип хәбәр иттеләр Совет районы хакимиятендә.