Шәһәрлеләргә район предприятиеләрендә эш урыннары тәкъдим итәчәкләр.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче март). 18-нче мартта Казанның Совет районында вакансияләр мини-ярминкәсе узачак. Шәһәр халкы район предприятиеләрендәге эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар турында мәгълүмат ала, аларның кадрлар хезмәте вәкилләре белән очраша һәм эш белән тәэмин итү, мәшгульлек хезмәте күрсәтә торган дәүләт гарантияләре һәм хезмәтләре мәсьәләләре буенча киңәшләшә алачак.
Вакансияләр ярминкәсендә район предприятиеләре вәкилләре катнашачак: Казан оптика-механика заводы, Казан химия фәнни-тикшеренү институты, Кабушкин исемендәге трамвай депосы һәм башкалар.
Эш эзләүчеләргә 28 вакансия тәкъдим ителәчәк, аерым алганда, производствоны әзерләү буенча инженер, хезмәтне саклау буенча инженер, сыйфат буенча инженер, кадрлар буенча инспектор, документлар әйләнеше буенча белгеч, участок мастерлары, сату буенча менеджер, call-үзәк операторы, кассирлар, сәүдә залы операторы, электромонтер, кладовщик, аппаратчик һәм башкалар.
Вакансияләр ярминкәсе 9.00-11.00 сәгатьләрдә Журналистлар урамы, 13а адресы буенча узачак, дип хәбәр итә Казан халкының мәшгульлек үзәге. Тулырак мәгълүматны түбәндәге телефон буенча белергә була: +7(843) 279-48-06.