Хатлар саны 255 тән 90 га кадәр кимегән
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче октябрь). Татарстан Республикасының җиде муниципаль районы һәм Казанның бер районы укытучыларның документация йөкләнешен ике мәртәбә киметүгә иреште. Мәсәлән, шәһәрнең Совет районы документлар әйләнешен, мәктәпләргә хатлар санын, ике тапкырдан артык киметкән – 255 тән 90 га кадәр. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Рәмис Мөҗипов сөйләде.
Спикер сүзләренчә, узган һәм агымдагы елның сентябрь күрсәткечләре чагыштырылган: «Документлар әйләнешен, мәктәпләр белән хат алышуны ике һәм аннан да күбрәк тапкыр кыскарткан районнар бар, шулай итеп, йөкләнешне киметәләр. Без 2022 елның сентябре һәм 2023 елның сентябре күрсәткечләрен чагыштырдык».
Республика укытучыларның документаль йөкләнешен киметү буенча чаралар белән юл картасын эшләде, бөтен юнәлешләр буенча барлык төбәк контроль эшләре туктатылды. Берничә ел дәвамында тискәре динамика күрсәтүче биш районның алтынчы сыйныфлары өчен генә искәрмә ясалды, дип ассызыклады матбугат конференциясендә министр урынбасары.
«Кайбер очракларда бу контроль зур әһәмияткә ия түгел, алар мәгариф үсеше өчен анализланмаган диярлек. Өстәвенә, федераль контроль эшләр, бөтенроссия тикшерү эшләре, төп дәүләт имтиханы һәм БДИ бар. Алар буенча анализ идарә карарларын кабул итү, конкрет җитешсезлекләрне ачыклау, укытучыларның квалификациясен күтәрү өчен җитәрлек», - дип өстәде Рәмис Мөҗипов.