Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.05.2025, 14:57

Казанның Совет районында биш яңа урамга исемнәр бирелде

Алар балалар язучылары, рәссам һәм җырчы исемнәрен йөртәчәк

Казанда Совет районының яңа төзелә торган биш урамына исемнәр бирелгән. Тиешле карар шәһәр Башкарма комитетында имзаланды.

Беренче урамга балалар язучысы, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөек Ватан сугышында катнашкан Госман Бакиров исеме биреләчәк. Икенче урам совет балалар язучысы, тәрҗемәче, СССР Язучылар берлеге әгъзасы Софья Радзиевская исемен йөртәчәк.

Өченче урамга татар язучысы, шагыйре, Татарстан Республикасының халык шагыйре, XX гасырның икенче яртысында татар балалар әдәбиятының иң күренекле вәкилләреннән берсе Шәүкәт Идиятуллин исеме биреләчәк.

Дүртенче урамга рәссам, график, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан АССРның халык рәссамы Гайшә Рахманкулова исеме биреләчәк. Бишенче урам җырчы, педагог, профессор, ТАССРның халык артисты Зөһрә Байрашева исемен йөртәчәк.

Шулай итеп, яңа урамнарга түбәндәге исемнәр бирелгән:

«улица Усмана Бакирова – Госман Бакиров урамы»;

«улица Софьи Радзиевской – Софья Радзиевская урамы»;

«улица Шауката Галиева ‒ Шәүкәт Галиев урамы»;

«улица Гайши Рахманкуловой – Гайшә Рахманкулова урамы»;

«улица Зюгры Байрашевой – Зөhрә Бәйрәшева урамы».
Барлык яңалыклар