Чарага керү һәм барлык хезмәтләр түләүсез.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июнь). Казанлыларны Совет районында 18-нче июньдә узачак вакансияләр мини-ярминкәсенә чакыралар.
Килүчеләр шәһәр предприятиеләрендә буш эш урыннары турында беләчәкләр, эшкә урнашуда ярдәм алачаклар, шулай ук халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте күрсәтә торган хезмәтләр турында мәгълүмат алачаклар. Белгечләр шулай ук шәһәр халкына хезмәт һәм мәшгульлек, дәүләт гарантияләре, эшсез гражданнарны һөнәри әзерләү һәм яңадан әзерләү, яшьләрне эшкә урнаштыру программалары буенча консультация бирәчәкләр.
Вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе Казанның Совет районы буенча Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге филиалында 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Журналистлар ур., 13а. Чарада катнашу һәм барлык хезмәтләр дә бушлай, дип хәбәр ителә Татарстан Республикасы буенча халыкны эш белән тәэмин итү дәүләт хезмәте порталында.
Белешмәләр өчен телефон: (843) 279-48-06.