В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Исемнәр Солтан Ай торак массивындагы яңа урамнарга биреләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче август). Казанның Совет районында биш яңа урам барлыкка киләчәк. Тиешле карар шәһәрнең Башкарма комитетында имзаланды.
Солтан Ай торак массивында яңадан формалаштырыла торган урамнар түбәндәгечә исемләнәчәк: «улица Зеленая Роща – Зеленая Роща урамы», «Алмазная улица – Алмазная урамы», «улица Алтын – Алтын урамы», «улица Айтуган – Айтуган урамы», «улица Райхан – Рәйхан урамы».
Карар җир кишәрлекләре милекчеләренең мөрәҗәгатьләрен, шулай ук Топонимика буенча комиссия тәкъдимнәрен исәпкә алып кабул ителде.