Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче февраль, Ксения Швецова). Казанның Совет районында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен укыту-тренировка базасы булдырылачак. Моңа РФ Президент грантлары фонды конкурсында җиңү аркасында ирешелде, дип хәбәр итте бүген шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе вакытында Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов.
«Үсешләрендә менталь тайпылышлары булган кешеләр өчен «Тормышка юл» укыту-тренировка фатирын оештыру буенча проектыбыз 2022 елда Президент грантлары фондының беренче конкурсында җиңде, – диде Р.Фәтхетдинов. – Бу тиздән Совет районында яңа социаль әһәмиятле объект барлыкка киләчәк дигән сүз, ул балаларга һәм яшүсмерләргә көнкүрешнең реаль шартларында күнекмәләр аша җәмгыять тормышына җайлашырга мөмкинлек бирәчәк».
Администрация башлыгы шулай ук узган ел район территориясендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 109 нчы номерлы балалар бакчасының филиалы ачылуын искәртте. Р.Фәтхетдинов сүзләренә караганда, хәзер анда 30 бала йөри. «Укучылар өчен дә аерым шартлар бар: узган ел 126 нчы гимназиядә, 86 нчы мәктәптә һәм 11 нче лицейда махсус инклюзив сыйныфлар ачылды», – дип өстәде Р.Фәтхетдинов.
Исегезгә төшерәбез, узган ел нәтиҗәләре буенча Казан буенча 2,5 меңнән артык кеше сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен бушлай дәресләрдә булды. Дәресләр түләүсез нигездә
13 спорт объекты базасында үткәрелә, аларга атнага уртача 130 кеше йөри.