В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юл участогы компрессорлар төзү өлкәсендә совет һәм Россия галиме хөрмәтенә аталган
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче декабрь). Казанның Совет районы юлларының берсенә компрессорлар төзү өлкәсендә совет һәм Россия галиме, техник фәннәр докторы, профессор, РФнең атказанган фән һәм техника эшлеклесе Владимир Шнепп исеме бирелә. Тиешле карар Казан муниципаль берәмлегенең документлар һәм хокукый актлар җыентыгында басылып чыкты.
«Проезд Владимира Шнеппа – Владимир Шнепп юлы» Себер тракты һәм Журналистлар урамы арасында, Академик Арбузов һәм Халитов урамнарына параллель рәвештә урнашачак. Аны шәһәрнең адреслы планына өстәячәкләр, Казан урамнары исемнәре реестрына үзгәрешләр кертәчәкләр.