Казанның Совет районында быел «Яшьләр һәм балалар» милли проекты буенча 1224 урынлык мәктәп төзеләчәк. Мәйданы 24,6 мең кв.м булган дүрт катлы бинада икешәр спорт залы һәм бассейн, шулай ук 612 урынга исәпләнгән актлар залы һәм ашханә урнаштырылачак. Уку йорты «Лето» торак комплексында урнашачак, бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәрнең Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов хәбәр итте.
Шулай ук быел Совет районының «Яратам» торак комплексында 260 урынлык «Беренче» балалар бакчасы ачылачак. «Социаль объектлар барлык нормативлар буенча алдан билгеләнгән территорияләрдә төзелә, — дип билгеләп үтте шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров. — Социаль инфраструктураны үстерү белән район үсешен баланска китерү мөһим. Узган ел ике мәктәп төзедек, озакламый Вознесенск трактында балалар бакчасы ачылачак. Биредә элеккеге сәнәгать зонасы бик тиз торак районга әйләнә, күрше урамнар Даурия, Родина кебек үк».
«Весна» торак комплексында тәүлегенә 400 кешегә исәпләнгән өлкәннәр поликлиникасы төзү, шулай ук якындагы бистәләрдән 15 мең кеше өчен «Вишневка» торак массивында табиб офисы төзү планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, узган ел «Мәгариф» илкүләм проекты ярдәмендә Казанда, шул исәптән Совет районында да, 4 меңгә якын урынга исәпләнгән өч мәктәп ачылды: Родина урамында, М14 микрорайонында һәм «Весна-2» торак комплексында. 64 нче һәм 174 нче белем бирү учреждениеләре базасында «Кванториум» балалар технопарклары булдырылды. Шәһәрнең җиде мәктәбе исәпләү техникасы, программа белән тәэмин итү һәм тәкъдир җайланмалары белән җиһазландырылган.
Район администрациясе башлыгы сүзләренә караганда, яңа социаль учреждениеләр төзү генә түгел, ә гамәлдәгеләренең норматив халәтен саклап калу да мөһим. Быел 125 нче гимназиядә һәм 415 нче балалар бакчасында капиталь ремонт ясау планлаштырыла.
Районның мәгариф учреждениеләрендә мәктәп ашханәләре дә яңартыла. 2019 елдан 35 ашханә төзекләндерелде, шуларның бишесе — 2024 елда. Агымдагы елга инженерлык лицеенда эшләр планлаштырылган, ул район мәктәпләрендә азык-төлек блогын яңарту программасының соңгы объекты булачак.