В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
5,6 тонна чүп-чар чыгарылган
Фото: Совет районы администрациясе матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы август). Казанның Совет районында су объектларына якын территорияләрне чистарту эшләре алып барыла.
Бүгенге көндә 3,1 мең кв.м яр буе территорияләрен чистарттылар, 5,6 тонна чүп-чар чыгардылар, дип хәбәр иттеләр район администрациясенең Telegram-каналында.
Элегрәк Казансу яр буенда «Чиста уеннар»да катнашучылар 500 килограммнан артык чүп-чар җыйган иде. Квест-өмә булачак «Манзара» паркы территориясендә июньдә үткәрелде. Санитар чистарту буенча ике айлык вакытында Казанда «Чиста уеннар» форматында өч өмә узды. Алар 338 команданы берләштергән, анда 15 тоннадан артык чүп-чар җыелган.
Казанда санитар чистарту буенча икеайлык барышында 290 мең кубометр чүп-чар җыелган, ә гомумшәһәр өмәсендә – 10 мең кубометр чүп.