(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче сентябрь). 22 сентябрьдән 24 сентябрьгә кадәр Совет районының кайбер йортларында су булмаячак. Бу Аграр урамындагы автовокзалның суүткәргечен А.Камалиев проспектындагы суүткәргечкә тоташтыру эшләре белән бәйле.
22 сентябрь 23.00 сәгатьтән 24 сентябрь 5.00 сәгатькә кадәр су түбәндәге адреслар буенча булмаячак: Аэропорт ур., Х.Бигичев ур.; Бондюжская ур., 3а; Р.Ваһапов ур., Волочаевск ур., Гастелло ур.; Гвардия ур., 2/22, 6, 8, 10, 14, 16, 16а, 16б, 16в, 34, 38, 48/2, 48 корп. 1, 2, 50, 1-65; Академик Глушко ур.; Академик Губкин ур., 2а, 6, 8, 10, 14; Н.Ершов ур., 29, 29а, 29б, 31; Зәкиев, Н.Исәнбәт, Искра, Г.Кайбицкая урамнары; А.Камалиев проспекты; Г.Кариев ур.; Космонавтлар ур., 6-46, 7-67; Кызыл Позиция ур., 3а, 3б; Крутая ур., Курск ур.; Г.Кутуй ур., 16-118, 31-167; П.Лумумба ур., 20-64, 13-61; Лучезарная, Магистраль, Макаренко, Матросов, Новоселье, Октябрь шәһәрчеге; Җиңү проспекты, 120-194, 139, 141; С.Разин, М.Раскова, Сахаров, Седов, Спорт, Толбухин, Тулпар, Тыныч, Д.Фәйзи, Цимлянская, Шуртыгин, С.Юлаев урамнары, шулай ук Зур Клыки, Каенлы һәм Офицерлар бистәләрендә.
"Водоканал" МУП вакытлыча тудырырлган уңайсызлыклар өчен гафу үтенә һәм кирәкле су запасларын алдан кайгыртырга киңәш итә. Су тутырылган автоцистерналар кабул ителгән гаризалар нигезендә урнаштырылачак.