В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гаризалар 31 октябрьгә кадәр Шәһәр үсеше институтында кабул ителә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче октябрь). Татарстан башкаласында Казанда иң яхшы объектка смотр-конкурс уза. Аның кысаларында архитектура һәм тышкы төзекләндерү өлкәсендә тормышка ашырылган объектлар һәм проект карарлары карала.
Соңгы тапкыр архитектура проектларының ачык смотр-конкурсы 2017 елда үткәрелде. Ул вакытта 2016 елга кадәр тормышка ашырылган проектлар бәяләнде. Хәзер экспертлар соңгы 5 елда – 2017 елдан 2021 елга кадәр килешенгән проектларны караячак.
Конкурста биналарның хуҗалары яки турыдан-туры проект авторлары катнаша ала. Бәяләүнең төп критерийлары – Казан милли колоритның үзенчәлеге һәм чагылышы, кыскалык һәм сәнгатьлелек, стильле чишелеш, шулай ук комплекслы гамәлгә ашыру – яшелләндерү, кече формалардан файдалану һ.б.
Конкурс Казандагы бина һәм корылмаларның проект чишелешләренең сыйфатын күтәрүгә, шулай ук шәһәр архитекторлары һәм дизайнерларының һөнәри осталыгын камилләштерүгә мотивацияне арттыруга юнәлдерелгән.
Җиңүчеләрне сайлау ике этапта узачак: ачык онлайн-тавыш бирү һәм соңыннан жюри әгъзаларының тавыш бирүе.
Конкурс түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:
«Иң яхшы торак комплексы»;
«Иң яхшы шәхси торак йорт»;
«Иң яхшы иҗтимагый бина» («Иң яхшы офис бинасы», «Иң яхшы сәүдә-күңел ачу бинасы»);
«Иң яхшы төзекләндерү объекты»;
«Иң яхшы спорт объекты»;
«Иң яхшы мәктәпкәчә учреждение»;
«Иң яхшы мәктәп учреждениесе»;
«Иң яхшы тарихи-архитектура объекты»;
«Иң яхшы мастер-план»;
«Иң яхшы арт-объект»;
«Иң яхшы җылылык пункты бизәлеше»;
«Объектның яңа тормышы (яңарту)»;
«Иң яхшы дини корылма» («Иң яхшы мәчет», «Иң яхшы чиркәү»).