В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Лекция Россиядә еллар исәбе реформасының 320 еллыгына багышланган, аны патша Петр I үткәргән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче гыйнвар). 25-нче гыйнварда «Смена» заманча мәдәният үзәгендә «Еллар исәбе нигезе буларак астрономия календарьлары» дигән лекция узачак. Тыңлаучылар календарьның барлыкка килү тарихын һәм аның астрономия белән ничек бәйле булуын беләчәкләр.
Лекция Россиядә еллар исәбе реформасының 320 еллыгына багышланган, аны патша Петр I үткәргән.
Спикер буларак доцент, физика-математика фәннәре кандидаты, В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе хезмәткәре Алмаз Галиев чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә оештыручылар. Башлана 18.00 сәгатьтә, керү ирекле.