«Зөя утрау-шәһәре» музей-тыюлыгы директоры Артем Силкин очрашуның модераторы булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче февраль). Бүген Казанда «Смена» заманча мәдәният үзәгендә музейларның роленә багышланган ачык дискуссия узачак. «Зөя утрау-шәһәре» музей-тыюлыгы директоры Артем Силкин очрашуның модераторы булачак.
Очрашуда катнашучылар хәзерге дөньяда мәдәни киңлекләрнең әһәмияте, бүгенге шартларда музейларның «бәйсезлеге», музейлар һәм сәясәт арасындагы мөнәсәбәтләр һәм башка мәсьәләләр турында фикер алышачак.
Очрашу 19.30 сәгатьтә башланачак, дип хәбәр итә «Смена» үзәге матбугат хезмәте.