В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкына классик һәм оригиналь форма, төс һәм рецептура буенча десертлар тәкъдим итәчәкләр.
Фото: Казан Парклары һәм скверлары дирекциясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июль). 17-нче һәм 18-нче июль көннәрендә Горький исемендәге паркта зур туңдырма фестивале узачак. Үз продукциясен Казан һәм башка шәһәрләрдән килгән җитештерүчеләр тәкъдим итәчәк.
Сезонлы продуктларның еллык гастрономия фестивале өченче тапкыр уза. Казанлылар туңдырма, сөт коктейльләре, смузи һәм салкын эчемлекләр татып карый алачак. Өстәвенә, классик тәмнәр дә, формасы, төсе һәм рецептурасы буенча оригиналь десертлар да тәкъдим ителәчәк.
Гастрономия фестиваленә бай мәдәни программа әзерләнгән. Сәхнәдә музыкантлар һәм диджейлар чыгыш ясаячак, паркта кулинар мастер-класслар узачак һәм балалар өчен күңел ачу чаралары оештырылачак, шулай ук фото- һәм промозоналар җиһазландырылачак.
Зур туңдырма фестивале 11:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр паркның яшел кырында узачак. Керү ирекле. Быел чара куркынычсызлык чараларын исәпкә алып узачак: кырга махсус тамга төшереләчәк, термометрия һәм медицина битлекләре бирү оештырылачак, ә мәйданчыкта санитайзерлар урнаштырылачак.
Тулырак җәдвәл һәм катнашучылар турында мәгълүмат оештыручыларның – Казанның Парклары һәм скверлары дирекциясенең социаль челтәрләрендә бастырылачак.