В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Имтиханнарны вакытыннан алда тапшыру бетерелә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы декабрь). Киләсе елда 9-нчы һәм 11-нче сыйныфларны тәмамлаучыларның БДИ һәм дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү тәртибе үзгәрәчәк.
Әйтик, 11-нче сыйныф укучылары өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенә керү өчен йомгаклау иншасы һәм изложениесе апрель уртасында планлаштырылган. Алар һәм БДИның башка катнашучылары өчен имтиханнарны вакытыннан алда бирү чоры бетерелә.
Югары уку йортларына керергә планлаштырмаган чыгарылыш сыйныф укучыларына урта гомуми белем турында аттестат алу өчен, БДИ урынына ике фән – рус теле һәм математика буенча дәүләт чыгарылыш имтиханын тапшырырга кирәк булачак. Ул май ахырында узачак.
Югары уку йортларына керергә җыенучы һәм аттестат алу өчен БДИ тапшырачак чыгарылыш сыйныф укучыларына рус теле буенча имтиханны канәгатьләнерлек нәтиҗәгә тапшыру да җитә. База дәрәҗәсендәге математика буенча БДИ 2021 елда үткәрелмәячәк. БДИның төп чоры, шул исәптән узган елларны тәмамлаучылар өчен, якынча 2021 елның 31-нче маеннан 2-нче июленә кадәр узачак.
Авыру яки башка җитди сәбәп буенча имтиханнарны төп срокларда тапшыра алмаган БДИ катнашучылары өчен 2021 елның июль уртасында БДИ уздыру өчен өстәмә чор каралган. Бу сроклар югары уку йортларына кабул итү кампаниясе графигы белән бәйле булачак – укучылар үз нәтиҗәләрен алырга һәм сайлап алынган уку йортларына документлар тапшырырга өлгерәчәк.
Дәүләт йомгаклау аттестациясен вакытыннан алда уздыру 9-нчы сыйныф укучылары өчен шулай ук гамәлдән чыгарылды.
9-нчы сыйныфка төп гомуми белем турындагы аттестатлар бары тик ике мәҗбүри предмет – рус теле һәм математика буенча гына дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре нигезендә биреләчәк. 2021 елда 9-нчы сыйныфны тәмамлаучылар төп дәүләт имтиханын сайлау буенча уку предметларыннан тапшырмаячак.
Тугызынчы сыйныф укучылары өчен шулай ук алар сайлап алган бер укыту предметы буенча контроль эш узачак. Әлеге контроль эшләрнең күрсәткечләре аттестат алуга һәм йомгаклау аттестациясенә кертелүгә йогынты ясамаячак. Контроль эшләр 2021 елның 17-нче маеннан 25-нче маена кадәр узачак. Төгәл даталарны төбәк органнары яки мәктәпләр билгели.
Рус теле һәм математика буенча дәүләт йомгаклау аттестациясе 2021 елның 24-28-нче маенда узачак, дәүләт йомгаклау аттестациясенең төп чорын үткәрүнең резерв вакыты 2021 елның июнь башына туры киләчәк. Төп чорда имтихан бирмәгән тугызынчы сыйныф укучылары өчен рус теленнән һәм математикадан дәүләт йомгаклау аттестациясе өстәмә сентябрь чорында узачак.
Россия Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, үзгәрешләр эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә кабул ителгән. Имтиханнар үткәргәндә Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте тарафыннан тәкъдим ителгән барлык эпидемиологик куркынычсызлык чаралары үтәләчәк.