Казан халкы, өйдән чыкмыйча гына, мөрәҗәгать бирә ала, элегрәк бирелгән гариза турында мәгълүматны төгәлләштерә ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче апрель). Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсендә тәүлек буе дистанцион элемтә каналлары эшли.
Казан халкы, өйдән чыкмыйча гына, мөрәҗәгать бирә ала, элегрәк бирелгән гариза турында мәгълүматны төгәлләштерә, тикшерү органнары өчен мөһим мәгълүматны интернет яки телефон аша хәбәр итә ала.
Тикшерү идарәсендә ведомствоның рәсми сайтында урнашкан интернет-кабул итү бүлеге һәм ведомствоның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми төркемендә кабул итү эше оештырылган.
Тәүлек буе ышаныч телефоны: +7(843)221-74-58; «Балага куркыныч яный» телефон линиясе эшли: +7(843)238-33-59, 123 (кәрәзле элемтә операторлары абонентлары өчен).
Өстәмә мәгълүмат алу өчен түбәндәге телефоннар буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк: +7(843)221-74-14, +7(843)221-74-42, +7(843)221-74-26, +7(843)221-74-57, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча матбугат хезмәте.